Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов.: “Улымның шул сүзләре тетрәндерде” [видео]

-- Лейла

«Туган як», «Ялгыз миләш», «Әтием» кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде.

– Илгиз белән Вәсилә бик матур яшәделәр. Тик бәхетле көннәре бик аз булды шул… — дип искә ала җырчыны кайнанасы.

– Улым Кәрим белән Вәсилә арасында ниндидер әйтеп бетерә алмаслык мөнәсәбәтләр бар иде. Ул аны бакчага да төшкә кадәр генә йөртә иде. Вакыт бик аз булганын сизенгән кебек… Бер нәрсә тетрәндергән иде мине. Вәсилә вафат булгач әле. 8 Март алдыннан улым телефонга хәбәр җибәрде: «Әти, мин балалар бакчасына бармыйм! Анда бәйрәмгә әниләр килә! Минем әнием юк бит!..» диде ул миңа. Йөрәгемә тиде ул, — ди Илгиз Әбдрәкыйпов.

Яраткан җырчыбызның урыннары җәннәттә булсын!    

Бәйле