Минзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә катнашкан 37 яшьлек Алмаз Фәррахов белән хушлаштылар. Матәм митингына барлык Дәвек авылында яшәүчеләр һәм районнан да бик күп кеше җыелды, дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» басмасы.
Чаллыда туган Алмаз Фәррахов үз теләге белән 2022 елның октябрендә хәрби операция зонасына китә, декабрьдә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Ирнең хатыны һәм балалары калган.