“Өйдә ул чын хуҗа иде!”

Юрий Шатуновның хатыны Светлана җырчының гаиләдә нинди булуы турында сөйләде.

Юрий Шатуновны белмәгән, җырларын ишетмәгән, үзен яратмаган кеше юктыр. Әллә ни көчле булмаган, үзенчәлекле тавышы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, тәртиплелеге, итагатьлелеге белән дә әсир итте ул безне. Аның балачактан ятим калып, бик күп авырлыклар кичереп үскәнен, үсмер вакытта ук “йолдызлар” исемлегенә кереп, кызларның һушын алуын исәпкә алсаң, тәкәбберләнмичә, һаваланмыйча, масаймыйча табигый тыйнаклыгын саклап кала алуы бигрәк тә гаҗәп тоела.
Әйе, аның сәхнә тормышы, югарыга күтәрелүе, аннан бераз онытылып торуы, аннары янә тамашачылар каршына чыгып, инде онытыла башлаган җырларын яңартуы турында беләбез. Ә менә гаиләдә нинди булган икән ул? Аның Светлана исемле хатыны, улы һәм кызы булуы мәгълүм. Алар турында ниләр билгеле?

Светлана 1977 елның 1 гыйнварында дөньяга килгән. Аның туган шәһәре — Ярославль. Әти-әнисе белән күп күченеп йөреп, нәтиҗәдә, Германиядә яшәргә калса да, Светлана Русияне ярата һәм үз Ватаны дип саный. Юраның балалары урыс һәм немец телләрендә сөйләшә, ә әниләре — чын полиглот. Светлана Шатунова 5 телне камил белә. Ул Мюнхен университетында юридик белем алган. Өстәвенә, кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, кыз вузны — кызыл диплом белән, ә аңа кадәр мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган һәм бал биюләре түгәрәгендә шөгыльләнгән.
Юра Шатунов булачак хатыны белән 2000 елның декабрендә Германиянең бер кунакханәсендә очрашкан. Җырчы кунакханәдә яшәгән сөйкемле кызны күргән һәм аның янына килеп утырган. Соңрак Юрий моның беренче күрүдән мәхәббәт булуын таный. Шатуновка сөеклесенең йөрәген яулап алу, яхшы сыйфатларын күрсәтү өчен күп көч куярга туры килә. Кыз “Ласковый май” төркеме фанаты булмаган, яшь чагында Шатуновка гашыйк булып, акылдан язмаган һәм хәтта аның кем икәнен дә белмәгән. Бу аларның мөнәсәбәт­ләрендә төп рольне уйнаган.
Алар бергә нибары 15 ел яшәп калган. Юрий Шатунов былтыр 23 июньдә, Русия шәһәрләре буенча тур вакытында вафат булды. “Йөрәк өянәге” диделәр һәм бу аның иҗатын да, үзен дә яратучылар өчен чын-чынлап фаҗига булды. Әлеге хәлдән соң Светлана Шатунова кайчандыр Юра үзе Teлеграм-каналда ачкан чат аша вакыт-вакыт аның җанатарлары белән аралашырга көч таба. “Элек сезнең белән ул аралаша иде, хәзер күңелемне тынычландырыр өчен мин сөйләшәм”, — дип белдерә артистның хатыны.
Телеграмга язылучылар Юра Шатуновның тормышы, аның чит-ят күзләрдән саклаган гаиләсе һәм һәр концертта аеруча бер җылылык белән сөйләгән балалары — Эстелла, Дэннис һәм хатыны Светлана турында ниндидер яңалыклар белә алуына бик шат. Әйтик, сорауларга җавап биреп, Светлана, Юрага ул ире бала чагында күралмаган барлык нәрсәне бүләк итүне үзенең бурычы итеп санаганын белдерә. Шул ук вакытта, җанатарларга ул кичергән мизгелләр турында белмәү яхшырак, дип өсти: “Мин беркайчан да аның авырткан урынына тимәдем. Сораштырмадым. Юра сөйләгәннәрнең барысын да сезнең белмәвегез яхшырак”, — дип язган Шатунова чатта.
Элегрәк Светлана Юра белән аларның туйлары гадәти булмавы турында сөйләгән иде (дөрес, нинди булуын аныкламады), ә язылышканнан соң күп еллар узгач, алар никахлашкан. Хатын сүзләренчә, алар бер-берсен тулыландырган. Турда Юра — артист, ә өйдә әти һәм ир бул­ган. Светлана баштан ук аның эшенә, гастрольләренә әзер булуын әйтә. Балалар моңа туганнан бирле күнеккән, ләкин әтиләрен һәрвакыт бик нык көткәннәр.
Шатуновлар йортында кем командир булган, дигән сорауга Светлана: “Ул хуҗа иде”, — дип җавап бирде. Юра, чыннан да, барысын да хуҗаларча булдырган: аның җырлар өстендә эшләгән музыка студиясе, яраткан шөгыле — балык тоту өчен бөтен җиһазлары булган. Гаиләдә балык тотуга мөнәсәбәт турында аерым сөйләргә кирәк. Светлана, ире кебек үк, балыкчы икән. Дөрес, ул яр буенда озак утырмаган, ә Юра сәгатьләр буе балык тота алган. “Юра зур балыкларны җибәрде, ә вак-төякне ала иде. Ак чабаклар, чыннан да, бик тәмле, аеруча аның куллары белән әзерләнгәннәре”, — дип яза Светлана.
Германиядә Юраның дуслары еш искә төшергән күл буенда урнашкан балыкчы йорты хатынының аңа бүләге булган икән! “Бу аның тыныч­лану, хозурлану, көч туплау урыны иде”, — ди ул.
Светлана Юраның үзенә биргән бүләкләре турында сөйләми, ә менә үзенекеләр турында болай ди: “Минем Юрага соңгы бүләгем гриль-кухня иде. Шул вакыттан бирле без өйдә пешермәдек диярлек. Ул шулкадәр шатланды, төтен сеңгән гадәти кәтлитләр дә бик үзенчәлекле булып тоела иде”. Юра Шатуновның барлык җанатарлары да аның бик яхшы кулинар булуын белә. Юра рецептлар белән уртаклашкан: “шатуновча беляшлар”ны халык үз иткән һәм ул күпләрнең яраткан ризыгына әверелгән. Светлана исә Юра үзе хатыны әзерләгән ризыкларны ярат­канын әйтә: “Юраның яраткан ризыгымы? Барысы да, ул мин пешергән һәр ашамлыкны мактап туялмады, бигрәк тә минем белән бергә пешерергә яратты”, — дип билгели. Светлана белән бергә алар пилмән ясарга да әвәс булган. Юраның дус­ты, аранжировщик Игорь Маркс мо­ның ниндидер гаҗәеп процесс һәм пилмәннәрнең әйтеп аңлата алмаслык тәмле булуын белдерә.
Светлана, гаиләдә фикер каршылыклары булдымы, дигән сорауга да җавап бирде. Һәрбер пардагы кебек үк бәхәсле мизгелләр булган. Әйтик, хатыны Юраның компьютер уеннары белән мавыгуын бик өнәмәгән. Кайчагында тышкы кыяфәте өчен тәнкыйтьли алган: “Аны кигән киеме һәм сәер хәрәкәтләре өчен тиргәгәнем бар иде, әмма Юра үпкәләмәде”. Сүз уңаенда, Юра Шатуновның 2021 елдагы “Яңа дулкын”дагы образын аңа нәкъ менә Светлана уйлап тапкан.
Хатынга, вакытны кире кайтарып булса, үз тормышында нәрсәне үзгәртер иде, дигән сорау да бирелде. Һәм бу аның иң ачы җавабы булды. “Мин — ике бала анасы һәм иремне яратучы хатын буларак, үз тормышым турында сөйли алмыйм. Әгәр миңа шундый мөмкинлек бирелсә, мин соңгы турга алынган билетларны ертып ыргытыр идем”, — дип яза 46 яшьлек Светлана Шатунова.
“Минем авыр хәлемне, кайгы-хәсрәтемне сүз белән генә аңла­тырлык түгел. Моны дошманга да күрсәтмәсен! Күз яшьләре калмады инде. Мин һәм балалар күргәнне Ходай сезгә кичерергә язмасын”, — ди Светлана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-01-28/yd-ul-chyn-hu-a-ide-3122248

Бәйле