Казанда Ершов урамында урнашкан психхастаханәдән ике җинаятьче качкан. Билгеле булганча, шуларның берсе — Артем Павлов. Үзенчәлекле билгеләре — җилкәсендә кинжаллар рәвешендә тату, тезләрендә тәре рәвешендә тату, тар линзалы күзлек кигән. Икенчесе — Дмитрий Колупаев. Җилкәсендә йолдыз рәвешендә тату, бармакларында йөзек һәм хәрефләр рәвешендәге тату.
Ике җинаятьче дә кара төстәге шакмаклы өс киеме, кара башлык, кара чалбар һәм кара галошлар кигән.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103483/