Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша «Сиңа миннән сәлам» тапшыруының кунагы булган.
Тапшыруның алып баручысы Айгөл Хәйруллина Фәнискә кызыклы сорау биргән. «Синең сәхнәдән акча сораганыңны хәтерлим, нинди спектакль иде ул?» дигән сорауга болай дип җавап кайтарган:
«Шәриф абый Камалның Марсель Сәлимҗанов куйган «Әни килде» спектаклендә мин Альфред ролен уйный идем. Ул эшсез, аңа таксида йөрергә, «свидание»ларга барырга акча кирәк. Әти-әнисе акча бирмәгәч, әбисе янына бара иде. Ул рольне Наилә Гәрәева уйный иде. Шулай әбидән 5 сум сорап чыгып китә идем», — дип сөйләгән артист.