Чәчкә: “Иремә 2 ел “улым” дип йөрдем!” [видео]

-- Лейла

Җырчы Чәчкә ире Ирек белән ничек танышуларын искә алган. Баксаң, җырчыны тормыш иптәше әллә кайчан ук ошатып, яратып йөргән булган.

– Иректән сорыйм: «Син миңа гашыйк булганыңны кайчан аңладың?» дим. Ә без 2011 елда танышып, дуслашып, соңрак бергә концерт, мәҗлесләрдә бергә эшли башладык, 2 елдан гына өйләнештек. Ә ничек өйләнешкәнне сизми дә калдым мин, бик тиз булды ул, хәтта күп дус-туганнарыбыз өчен шок булганын хәтерлим.

Ирек миңа: “Беренче күрүдән үк ошаттым!” диеп әйтмәсенме. Шаккаттым!

Мин бит 2 ел буе аңа “улым” диеп эндәшеп йөрдем. Яшь аермасы 7 ел булгач, энекәшем кебек якын итә идем🫢 Ул яратып йөргән!

Вот яңалык булды бу! Бик приятный яңалык бу минем өчен! 10 ел бергә яшибез.

Көн дә бер-беребезгә гашыйк булып яшәргә язсын безгэ дә, минем тамашачыларыма да, – дип яза җырчы Чәчкә.

Бәйле