Җинаять сәүдә үзәгендәге видекамерага эләккән.
Уфа сәүдә үзәгендә витринадагы уенчык белән кызыксынучы ике балалы хатынны тоткарлаганнар. Әнисе кызын яңа «һөнәр»гә – урларга өйрәтергә булган. Ул сабыйга үзе теләгәнне ничек алырга икәнлеген «пышылдап» әйтеп, яннарында киңәш биреп торган.
Бала ипләп кенә витринадагы уенчыкны алганнан соң, әлеге үзенчәлекле гаилә тиз генә җинаять урынынан китү ягын караган.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105099/