Новгород өлкәсендә М11 юлында 32 автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Һава шартлары начарлану сәбәпле, юлның 330 нчы чакрымында Санкт-Петербург юнәлешендә берьюлы 34 җиңел автомобиль һәм 7 йөк машинасы бәрелешкән.
Соңгыларының берсе битум төягән булган, авариядән соң ул юлга түгелгән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше имгәнгән, бер кеше үлгән.
Юл һәлакәте урынында йөртүчеләр өчен җылыну пункты оештырылган. Юлда берничә километрга сузылган тыгын хасил булган.
Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы авария факты буенча тикшерү үткәрә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105989/