Шушы көннәрдә танылган татар эстрадасы артисткасы мотоцикл белән яңа фотопроектта катнашты. Әмма бу фотосессиясен җырчының күп кенә язылучылары аңламаган, хәтта Лилияне гаепләп тә чыкканнар.
— Кашлар хәзер модада түгел ахры! Кая соң монда каш?!
— Бөтен бит штукатуркада!
— Бакчага бастырып куйсаң, бер кош та килми! Карачкы урынына!
— Грим бар, куркыныч киноларда гына төшәсе калды! — дигән сүзләр язганнар Лилия Хәйруллинага.