Махсус хәрби операция барышында татарстанлы Ринат Ахунҗанов һәлак булган

-- Лейла

Украинадагы махсус хәрби операция барышында тагын бер татарстанлы – Ринат Ахунҗанов батырларча һәлак булды. Бу хакта “Вечерняя Казань” басмасы хәбәр итә.

Ир-ат 2022 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырыла. Ринат Ахунҗановның нинди шартларда һәлак булуы турында хәбәр ителми.

Татарстанлыларның хатыны һәм ике баласы калган.

ТНВ

–
–

Бәйле