Егетләргә һәрнәрсә кадерле! Туган яктан килгән икәнен аңлау да көч бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар яшерми: алар сагына. Әнә шул ярсуны басу өчен якыннарының бер җылы сүзе, үзләренә атап күчтәнәч җибәрүләре җитә. Алар белә: кайгыртучылар һәм көтеп торучылар булганда җиңү белән кайтачаклар.
Инде хәбәр иткәнебезчә, махсус хәрби операция зонасына туган яктан ниләр генә китми. Кемнәрдер мичләр ясыйлар, кемдер кайнатмалар әзерли, волонтерлар бар кирәк-яракны сатып ала, токмач кисеп тә җибәрүчеләр дә бар.
Без – көчле халык
Чаллыда урнашкан «Герат кыр почтасы» хәрби-патриотик оешмасы җитәкчесе Наил Каюмов әнә шулай ди.
– Солдатларга гуманитар ярдәмне беренче тапкыр июнь аенда ук җыеп тапшырдык. Шул көннән башлап, хәрбиләргә булышам дип, кемнәр генә килми. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр, гади халык, копилкаларын ватып, җыйган акчаларын алып килүче сабыйлар да бар, – ди Әфган сугышында катнашкан Наил Каюмов.
Соңгы вакытта аларга егетләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм якыннары исемле посылкалар алып килә башлаган. Наил абый әйтүенчә, бөтен күчтәнәч иясенә барып җитә.
– Башта хәрбиләрдән нәрсә кирәклеген белешәбез. Кемгә нәрсә, күпме кирәген сорап, ярдәм кулы сузабыз. Хәрбиләргә хатлар кадерле. Җылы оекбашлар өчен дә рәхмәт әйтә алар, – ди ул. – Гомумән, нинди генә ярдәм булса да, егетләр бик сөенә. Үзләренә атап җибәргән күчтәнәчләр өчен кат-кат рәхмәт әйтәләр. Безнең максат – һәр үтенечне үтәп, алып барган әйберләрне егетләрнең кулларына тапшыру. Изге күңелле кешеләргә дә рәхмәтлемен мин. Авыр чакта без тагын бер кат үзебезнең көчле халык икәнне күрсәттек.
Дога сораганнар иде…
Буа районының Зур Фролов авылындагы гуманитар ярдәм склады җитәкчесе Ольга Шевелева әйтүенчә, уллары, ирләре махсус хәрби операциягә киткән хатын-кызлар аннан якыннары өчен дога кылуны сораган. Соңрак окоп шәмнәре кирәклеге ачыклана. Шуннан соң Ольга эшкә тотына. Инде бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләр белән элемтәгә чыгып, егетләргә кирәк-яракларны җыя башлыйлар. Иң элек дарулар сатып алып җибәрәләр. Егетләр белән хәбәрләшкәч, күтәреп йөртә алырлык, төтене еракка китмичә генә яна торган мичләр кирәклеген әйтәләр. Ольганың ире 31 мич әзерләп бирә.
– Безнең ярдәм иткәнне белеп, башкалар да кушылды. Җылы оекбашлар да китерделәр. Акча да җыйдык. Шулай итеп, якташ егетләргә бөтен кирәк-яракны алып җибәрдек. Алар үзләре шалтыратып рәхмәтләрен җиткерәләр. Менә шунысы бик рәхәт, – ди Ольга. – Луганск шәһәрендә 70ләп бала әти-әнисез калган. Аларны ятимнәр йортына урнаштырганнар. Шундагы җитәкчелек белән сөйләштек тә сабыйларга күчтәнәчләр җибәрергә булдык. Алар бик кызганыч. Шул сабыйларны бик тә сөендерәсе килә.
Токмач кына димәгез!
Солдатларга токмач кисеп җибәрүче ханымнарны күргәч, аптыраучылар да күп булды. Янәсе, кая инде сугыш барган җирдә аш пешереп ашасыннар ди! Шул сүзләр белән тырышып эшләп йөргән ханымнарның күңелен төшерүчеләр дә булган. Әмма кул белән токмач кисү юктан гына уйлап табылган әйбер түгел. Татар егетләренең иң яратып ашаган ризыгы бит ул. Өй җылысын шул рәвешле җиткермәкче булган алар. Яшел Үзән районында Олы Яке авылы кызлары да, Мамадыш районының Түбән Сөн авылында яшәүче ханымнар да җыелышып токмач кисте. Биектау районның Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина да тирә-як авылда яшәүчеләрне бергә җыеп, егетләргә токмач әзерләп җибәргән.
– Егетләргә без әзерләгән токмачлар бик кирәк. Өлешчә мобилизациягә эләккән егетләрнең әниләре белән сөйләшеп торам. Алар 4–6 кешелек блиндажларда яшиләр. Кыр кухнясында ашаталар икән. Күбрәк үзләре пешереп ашый икән. Егетләрнең өйләреннән китүенә 5 ай вакыт үтте. Сагыналардыр да инде. Өй ризыгы да кирәктер. Көн дә диярлек токмач ашы ашап үскән үзебезнең татар егетләре бит анда, – ди Зөһрә ханым. – Алар өй ризыклары өчен бик рәхмәтле. Әлбәттә, без бу эшне дәвам итәчәкбез. Токмач кисеп озату, тәмле бәлешләр пешерүнең берние юк аның. Исән генә булсыннар. Илләр генә тынычлансын. Шунысы бик кирәк.
Без исән!
Махсус хәрби операциядәгеләргә күчтәнәчләр ташучы егетләр белән дуслашып беттек инде. Ярдәм илтүче хатын-кыз белән аралашкан юк иде. Казанда яшәүче Резедә Шуралева волонтерлык эше белән 15 ел шөгыльләнә икән инде. Бүген алар «Без аяз күк йөзе телибез» дигән оешма булдырган, анда 271 кеше эшли.
– Мин күп кенә егетләр белән элемтәдә торам. Алар бик сирәк шалтырата. Сүзләре кыска: без исән. Солдат әниләре, хатыннары исемле посылкалар да алып килә. Һәрберсен тапшырырга тырышабыз. Без килгәч, алар яныбызга чыга. Сөйләшеп сүзләре бетми. Ун гына минут торыгыз әле, диләр. Якында шартлау тавышлары ишетелсә, мине юаталар да әле. «Курыкма, анда өйрәнүләр уза», – дигән булалар. Зарланмыйлар, авырлыкны сиздермиләр. Көчле рухлы алар, – ди Резедә. – Егетләр нәрсә сорый, без шуны алып барабыз. Генераторлар, бензин пычкылары илтәбез. Әле менә окоп шәмнәре сорадылар. Кайчак тәмле ризыклар белән чәй дә эчертәбез үзләренә. Әмма егетләргә иң кадерле күчтәнәч ул – мәктәп укучылары җибәргән хатлар. Аларны сорап алалар. Укыганда күз яшьләрен тыя алмыйлар.
Резедә ире белән ике бала үстерә. Билгеле, аны ерак юлга чыгарып җибәрү берәүгә дә җиңел түгел. Үзе дә, догалар саклап йөртә, ди. Әмма күп еллар кешеләргә ярдәм итеп яшәгәч, бу юлы да читтә кала алмаган. Резедәнең үз энесе дә махсус хәрби операциядә катнаша. Әнә шуңа да ул егетләрне тагын да ныграк кайгырта.
– Дуслар, туганнар анда. Ничек итеп булышмыйча яшисең ди? Булдыра алганда, эшләргә исәп. Волонтерларның һәркайсына чиксез рәхмәтлемен. Без – монда бердәм, егетләр – тегендә бергә. Авырлыкларны әнә шулай күтәрсәң генә җиңел ул, – ди Резедә. – Егетләр якыннары белән сирәк кенә элемтәдә торсалар да, мин килгәч, үз гозерләрен җиткерәләр. «Әниемне, сөйгәнемне кочакла әле», – диләр. Үзләре мине кочалар. Янәсе, шушы җылыны кайтарып җиткерәм. Алар кушкач эшлим инде. Күңелләр тула. Бер генә теләк: егетләргә исән-имин кайту насыйп булсын иде.
Андагыны үз күзләрем белән күргәч, тормышка бөтенләй карашым үзгәрде, ди Резедә.
– Элек зур йорт, яхшы машина, дәрәҗәле эш булса, үзебезне бик бәхетле саный идек. Әмма иң кадерле нәрсә тынычлык икән бит. Әнә шул кирәк. Тормыш бөтенләй үзгәрде шул. Телефонга килгән бер смс, бер шалтырату да шулкадәр кадерле, – ди ул.
Сөйләшеп бетергәч кенә Резедәнең кем икәнен танып алдым. Кайчандыр газета аша баласына ярдәм сораган иде ул. Ә хәзер әнә нинди зур эш башкара. Башкаларны сөендерә!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107236/