- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эше буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Рамазан аена багышланган матбугат конференциясе барышында Республика ифтарын кайчан узачагын әйтте. Ифтар 14-15 апрель узар дип көтелә.
Чарада якынча 11 000 кеше катнашачак. Ифтарны уздыру урыны булып “Казан Экспо” калачак.
Исегезгә төшерәбез, ифтар — Рамазан ае вакытында уза торган кичке аш. Узган ел чарада якынча 10 000 кеше катнашты.
–
–