Алабугада хәбәрсез югалган 20 яшьлек егетнең үле гәүдәсен Камада тапканнар

-- Лейла

Ир-ат өеннән 13 мартта чыгып китә һәм бүтән кайтмый.

Алабуга шәһәрендә Кама елгасының Кызыл Тау бистәсе янындагы өлешендә 20 яшьлек егетнең гәүдәсе табыла, дип хәбәр итә Kazanfirst.

Полиция хезмәткәрләре белән бер рәттән ир-атны Алабуга, Менделеевск һәм Яр Чаллы волонтерлары эзләгән. Алар башта өске киемен тапканнар. Шул урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыралар. Аннары егетнең үле гәүдәсен табалар.

Тикшерүчеләр килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

ТНВ

Бәйле