Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә игътибар итәргә кушты. Аның сүзләренә караганда, әлегә ялларда мобилизацияләнгәннәр якыннары белән мөмкин кадәр күбрәк вакытны бергә үткәрсеннәр өчен барысын да эшләргә кирәк. Мәсәлән, бу чорда укучыларга дистанцион белем бирүне рөхсәт итәргә мөмкин.
«Без хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен барлык шартларны тудырырга тиеш», — дип ассызыклады Рәис ТР Президенты.
Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгән казанлылар беренче тапкыр ике атналык ялга кайтты.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107635/