- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казан блогерлары Илүсә белән Раушан Дубайга яшәргә күченеп киттеләр. Биредә алар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлыйлар.
Илүсә Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче әти-әнисе белән сирәк аралашуын сөйли. Әнисе Миләүшә ханым блогерның дусларын яратмаган икән.
– Әти-әнигә рәхмәтле без, әмма берни дә тиеш түгел! Бик дөрес сүзләр бу! – дип белдерә Илүсә.
Аның бу сүзләренә язылучылары төрле фикерләр әйткәннәр.
– Без әти-әнигә балигъ булганча гына нәрсәдер тиеш! Аннары балалар үз тормышларын үзләре карый.
– Кеше үз тормышын ничек тели шулай яшәргә хокуклы!
– Үз балаларың булгач, Миләүшә апайны аңларсың әле, – дигән сүзләр язганнар.