Сәламәтлек өчен иң куркыныч булган роллны беләсезме нинди?

Сәбәбе – санитар-гигиена нормаларын, азык-төлек саклау шартларын үтәмәү.

Россия сыйфат системасы «Филадельфия» ролларын эчәклек таягы булу-булмауга тикшергән. 100 процент очракта микроорганизмнар саны артык булуы ачыкланган. Продукция сәүдә челтәрләрендә, рестораннарда, махсус челтәрләрдә сатып алып тикшерелгән.

Роскачество башлыгы Максим Протасов Россиядә «Филадельфия» роллларының 40 процентында эчәклек таягы табылган дип белдерә. Бу күрсәткеч азык-төлек саклау шартлары, санитар-гигиена нормалары бозылу, компонентлар өчен дә, ахыргы продукт өчен дә температура режимы үтәлмәвен күрсәтә.

Ведомство ролларда микробиологик күрсәткечләрне нормага китерү буенча тәкъдим кертергә җыена. Протасов фикеренчә, сатып алучылар ризык сатып алып сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга тиеш түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108528/

Бәйле