Ир бу баланың елавына түзә алмаган…
Бер ир, хатынына сугарга теләп, кул астына эләккән дүрт айлык кызының аягын сындырган.
Гаилә пары Борай районының бер авылында яши. Үткән елның ноябрендә аларның кызлары туган. Әти кешене баланың һәрвакыт елавы чыгырыннан чыгара.
Бер көнне ир өенә кайтканда бала тагын бик нык елаган була. Әнисе аны тынычландыра алмый. Ачуына түзә алмаган ир өйдәге әйберләрен вата башлый, хатынына кизәнә, ләкин ялгыш сабыйның аягына суга. Нәтиҗәдә, кызының бот сөяге сынган. Баланы дәваханәгә салганнар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2023-03-28/4-aylyk-kyzyny-ayagyn-sugyp-syndyrgan-3195323