Казанда уздырылган»Татар сүзе» III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров та чыгыш ясады.
Шунда журналистлар Данирдан аның Марат Яруллин арасында туган «баттл»ы турында сорашканнар. Әлеге көрәшне тамашачылар аеруча кызыксыну белән карап бардылар, ә Марат белән Данир базарда сату итәргә, Бауман урамында афиша таратырга, өлкәннәр йортына барырга һ.б җитештеләр.
“Баттл зур максатлар белән башланмады, барысы да бер-беребезне төрттерүдән китте. Маратта юмор хисе бик көчле. Шул ук вакытта ул олыны – олы, кечене –кече итә белә торган кеше. Асылда — без дуслар. Бәлки, дәвамы булачак. Без әле нокта куймадык, соңгы сүз әйтелмәде. Мин Маратны ифтарга чакырган идем, ә ул Төркиядә, килмәде», — дип сөйләгән Данир.