Путин Жириновский турында: “Ул ватанпәрвәр кеше иде”

Россия Президенты Владимир Путин ЛДПРның элекке лидеры Владимир Жириновскийның истәлеген хөрмәтләгән. Дәүләт башлыгының мөрәҗәгате Кремль сайтына урнаштырылган.

“Ул ватанпәрвәр, талантлы, беркемгә дә ошамаган бик үзенчәлекле кеше, абруйлы сәясәтче, яхшы оратор һәм полемист иде. Россиянең иң өлкән сәяси партияләреннән берсен оештыручы, күп еллар буе аның алыштыргысыз лидеры булды. Белеме, тәҗрибәсе, оештыру сәләте парламент эшчәнлегенә, законнар чыгару эшчәнлегенә нык ярдәм итте”, – диелгән анда.

Путин сүзләренә караганда, Жириновский ил алдында торган мөһим бурычларны хәл кылуга үзеннән өлеш кертергә тырышты. “Кайда гына булмасын, Ватан мәнфәгатьләрен өстен куеп, илнең мөстәкыйльлеген һәм намусын кыю төстә яклады”, – дип басым ясап әйткән Президент.

Исегезгә төшерәбез: төп-төгәл бер ел элек – озакка сузылган каты авырудан соң 75 яшендә Владимир Жириновский вафат булды. Сәясәтче 2018 елда, Президент сайлавында 6 тапкыр катнашкан бердәнбер кеше буларак, Россия Рекордлар китабына кертелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109223/

Бәйле