Быел көннәр башка елдагыдан иртәрәк җылыткач, талпаннар тизрәк уянган. Галимнәр әлеге бөҗәкләрдән кешегә күчә торган яңа вирус ачыклаган. «Хасеки» дип аталучы бу йогышлы чир үпкәләр ялкынсынуына һәм бизгәккә китерергә мөмкин.
Вирус илнең Көнчыгыш төбәкләрендә табыла, Татарстанда әле ул юк, ди Роспотребнадзор белгечләре. Бу чирнең төп куркынычы шунда — ул башка инфекцияләр белән йогарга мөмкин.
«Хасеки» энцефалит һәм өч төрле бизгәк авыруын китереп чыгара. Әлеге вирусның беренче очраклары 10 ел элек Владивосток һәм Новосибирск шәһәрләрендә теркәлгән булган.