Тимати үзендә татар холкының чагылышлары турында сөйләде

-- Лейла

Рус сәхнәсендә Тимати тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Тимур Юнысов үзенең татарлыгы турында сөйләде.

Артист Мәскәүдә Яшьләр форумы кысаларында оештырылган  “Мәскәү-Татарстан” телевизион күперендә катнашты. Татарстан hәисе Рөстәм Миңнеханов аның белән фотога төшеп, үзенең телеграм-каналында “Якташыбызны таныдыгызмы?” дигән язма урнаштырды.

Тимур Юнысов рэп стилендәге җырлар иҗат итә, ул элек рус телевиденисендә барган “Йолдызлар фабрикасы” тапшыруында катнашып танылды. Тимурның әтисе – Илдар Юнысов, эшмәкәр; бабасы Буа районында туып үскән язучы, журналист Вахит Юныс.

“Миңа әтидән аның көчле холкы, татарларга хас кызу канлылыгы күчте. Татарлар бик үҗәт халык. Мин дә шундый. Яшь чакта кирелегем өчен үзем дә җәфа чиктем, башкаларны да интектергәнмендер. Татарларга хас төплелек миндә дә, минем әтиемдә дә бар. Ул татар һәм гарәп телләрен белә”, — дигән Тимур милли үзаң турындагы сорауга җавап итеп.

ТНВ

Бәйле