“Ирем Себердә эшләү белән бәхетлемен…”

Гаилә башлыгы Себердә эштә булганда хатын-кыз башка ирләр белән “гулять” иткән…

Бу хакта хатын-кыз “ВКонтакте” социаль челтәренең “Подслушано Уфа” төркемендә язып калдырган.

“Гадәттә, ирләре Себердә эшләгән хатын-кызлар тормышка зарлана. Имеш тә, ирләрен сагыналар. Ә мин аның Себердә эшләве белән бәхетлемен. Ул эштән мине сагынып кайта, барлык үтенечләремне үти, кирәк әйберләрен сатып ала.

Ә ул эшкә киткәч, бу “вазыйфа”ны башка ир үти. Шуңа күрә дә миндә затлы киемнәр дә, кыйммәтле машина да бар. Җитмәсә, елына ике тапкыр чит илгә ял итәргә барам.

Ә иремә, минең башка кешем бар икәнен нәрсәгә белергә кирәк? Ул безнең тормыштан канәгать”, дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-11/irem-seberd-eshl-bel-n-b-hetlemen-3215326

Бәйле