Татарстанда машина йөртү таныклыгы булмаган 18 яшьлек егет «Лада» автомобилендә әйләнгән

-- Лейла

Тукай районында 18 яшьлек егет һәм аның 3 пассажиры «Лада» машинасында әйләнгәннәр. Егет тизлекне арттырган һәм идарә итүне югалткан. Машина юл читенә чыгып, әйләнгән. Алда утырган 54 яшьлек ир-ат хәзер комада.

Автомобиль йөртүчесе үзе дә, пассажирлары да иминлек каешын эләктермәгән булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Авария Яр Чаллы — Круглое Поле трассасында була. 54 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек ике кызны күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә илткәннәр.
Рульдә булган егетнең машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Аның күзенә зыян килә.

ТНВ

Бәйле