Танылган музыкант, җырлар авторы 52 яшендә вафат булган

Танылган башкорт музыканты, җырлар авторы, популяр «Рух» башкорт рок-төркемен оештыручыларның берсе Ирек Атанов вафат. Аңа 52 яшь булган.

Музыкантның хезмәттәшләреннән билгеле булганча, Атанов Сибай шәһәрендә хастаханәдә вафат булган. Музыкант Хәйбулла районы Акъяр авылында яшәгән. Төркеме белән 18 апрельдә Уфада концертта чыгыш ясарга җыенган.

Хушлашу урыны һәм көне әлегә билгесез.

чыганак: https://www.bashinform.ru/news/culture/2023-04-11/ushyol-iz-zhizni-odin-iz-osnovateley-rok-gruppy-ruh-irek-atanov-3215057

Бәйле