12 апрельдә Казанның Совет районында бер хатын-кыз поезд астына егылган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аяк табанын тамырдан өзелүен хәбәр иттеләр.
Фаҗига «804 км» станциясе янында килеп чыккан. Поезд Юдино-Әгерҗе маршруты буенча юл тоткан була. Хатын-кыз поезд астына егылып төшә. Нәтиҗәдә, аның аяк табаны өзелә һәм башы җәрәхәтләнә. Хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр. Хәзер хокук сакчылары куркыныч вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
алдагы пост