Татарстанда чәчәк ату чоры башланды. Аллергиясе булганнарга ничек сакланырга?

-- Лейла

Чәчәк атуга аллергиясе булган татарстанлыларга саклану буенча киңәшләрен табиб-аллерголог Сәйдә Макарова «Казанские ведомости» басмасы аша җиткергән.

Медик сүзләренчә, иң беренче чиратта, һәрбер кеше табиб кушкан дәвалау киңәшләрен үтәргә тиеш. Әмма бөтенебез дә файдалана ала алырлык мәгълүмат та бар. Аллергия булса, урамда үсемлекләрнең актив чәчәк аткан чорында саф һавада булу вакытын киметү мөһим.

Урамга чыкмыйча тору мөмкин булмаса, өйгә кергәч, яхшылап юынып чыгарга, башны, киемнәрне серкәдән чистартырга кирәк. Алайса ул организм эченә керергә мөмкин. Өйдә тәрәзәләрне ачсагыз, черкиләргә каршы куелган челтәрне марля белән каплап кую зарур.

«Чәчәк атуга аллергиясе булган кешеләргә диета тотарга киңәш итәр идем. Без көндәлек тормышта куллана торган күп кенә азык-төлекнең составында серкәгә охшаш аллерген булырга мөмкин. Мәсәлән, каен агачына аллергиясе булган кеше җиләк-җимеш ашаса, моның нәтиҗәсе тискәре була ала. Чөнки кайбер җиләк-җимешләрнең төшендә шундый ук аллерген бар», — дип искәрткән Макарова.

Шулай ук әгәр кешедә моңа кадәр аллергия билгеләре булмаса, бу әле алар беркайчан да чыкмаячак дигән сүз түгел, дип игътибарлы булырга өнди табиб.

ТНВ

Бәйле