Иркәнең Артуры сәхнәгә менгән бит барыбер

Хатыны аны «интимиссими» белән кызыктырган. Анысы ни тагын?

Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан, билгеле инде, алар бер минутка да аерылмаска тырыша, хәтта җырчының репетициясендә дә.

Җырчы бу хакта шәхси битенә видео куйган, аннан күренгәнчә, ул Артурдан сәхнәгә менеп, янында биеп торуын сорый.

«Артур, зинһар өчен, яныма менеп биеп кенә тор инде. Мин сиңа сюрприз әзерләдем. «Интимиссими» халатын киям. Кил әле монда, матурым», – ди видеода җырчы. Халат җиңә, ир сәхнәгә менә, бәхетле пар бергә бии.

«Юк, менмим», ди. Барыбер сәхнәгә мендерә алдым», – дип, шатлыгы белән дә бүлешкән җырчы.

Сәхнәдә кыска вакытка булса, тормышта гомерлеккә бергә булсын бу пар, шушы бәхет вәгъдәләшкән һәркемгә насыйп булсын иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-15/irk-ne-artury-s-hn-g-meng-n-bit-baryber-3221477

Бәйле