Зәмирә Рәҗәпова: «Абыстайның бизәнүеннән дә гаеп табып утыралар!»

-- Лейла

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова Чаллыда уздырылган хатын-кызлар ифтарында катнашкан. Тик Инстаграмда аның язылучылары моны гаеп итеп, әллә нинди сүзләр язып бетергәннәр.  

– Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в. өммәтенә болай дигән: «Купшы өстәлләр беләнме, я булмаса бер хөрмә һәм бер стакан су белән авыз ачтырасызмы, аерма юк. Иң мөһиме, ураза тоткан кешегә ифтар ясау, ашату. Савабы бертигез була», дигән.

Эндәшмичә дә калырга булыр иде, тик кайбер «фәрештәләрнең» озын телләре, бу постны язарга мәҗбүр итә. Бервакыт, мин Госман Исхаковтан сорадым:

– Хәзрәт, никах, ифтар ашларында җырларга ярамый, диләр. Аннары, Коръән мәҗлесләрендә өстәлгә чәнечке куярга ярамый, диләр, аннары… – дип тездем.

– Зәмирә, син миңа надан муллалар уйлап чыгарган уйдырмаларны сөйләмә. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый – барысы да Коръәндә язылган. Беләсең килсә, укы! – диде.

Артык «борчылучылар» колагына, менә сезгә җавап! Аннары мине таң калдырган нәрсә, ул, Чаллыда булган ифтардан, абыстай сөйләгәнне туры эфирда күрсәткәннән соң, кайбер «белдекле» язылучыларымның комментарияләрен уку булды. Мин, үземчә, подписчикларыма файдалы мәгълүмат, вәгазь тыңлатам. Эфир астындагы 5 комментарийның 4се – «тырнак астыннан кер эзләүдән» тора.

Җәмәгать, ифтарда рус телендә сөйләшү динсезлек билгесе түгел. Ә менә шуннан гаеп табу – гөнаһ! Ислам дине – татарлык дигән сүз түгел! Ислам – ул бөтендөнья дине. Теләсә кайсы милләт кешесе исламда була ала. Сезнеңчә исламдагы һәркем хәзер татарча сөйләшергә тиешме? Чаллыда ифтарда 270 кеше иде, араларында ислам динендә булып, ләкин башка милләттән булганнары да бар иде. Абыстайның русча сөйләве, ул залдагы бөтен кешегә аңлаешлы булсын дигән максаттан эшләнде.

Берсе, абыстайның бизәнгән булуыннан гаеп тапкан, гыйбрәт! Борын заманнан хатын-кызлар сөрмә тарткан, бу гаеп эш түгел. Гарәп илләрендә, хатын кызлар кап-кара итеп күзләрен буяп куялар, ә анда нигездә шәригать кануннарына буйсынып яшиләр. Шуңа да, апалар, русча сөйләү, җыр көйләү, сөрмә тартуга караганда, ифтар уздыручылардан гаеп табып, негатив чәчеп утыру, күпкә гөнаһлырак! Вәгазьләр тыңларга киңәш итәм сезгә. Зыян итмәс! – ди Зәмирә Рәҗәпова.

Бәйле