Альберт Шакиров: «Без ач бетләр, җәлләмичә каз атабыз икән!» [видео]

-- Лейла

Киек кошларга ау сезоны башланды. Журналист Альберт Шакировның бу яраткан шөгыльләренең берсе. Тик Инстаграмда Альбертны тәнкыйтьләп язучылар күп булган.

– Башланды инде! Аның өчен казларны күрсәтергә кирәк булган. Җәлләмисезме, без аларны ашатабыз, тилмереп кайталар бит, дигән сүзләр язалар.

Тилмереп кайту дигәннән, каз күрәзәчеләреме соң сез? Телләрен беләсезме?

Монда ничек кенә сөйләсәң дә файдасы булмый! Барыбер шул сүз ияреп йөриячәк! Мин шикләнә торган әйбер булса, аны монда кертмим, гомумән, шөгыльләнмим! Эчемдәге тышымда!

Казларны ашатабыз диючеләргә дә сүзем бар. Кошлар кышларга да бездә калалар. Кешеләр шуларны җәлли-җәлли ашаталар. Кошлар аннары саркоцистоз дигән чир белән авырый. Алар дөге шикелле ап-ак суалчаннар белән каплана. Пычрак суларда йөреп, чирләп, киләчәктә үрдәкләрне үлем генә көтәчәк, — ди журналист.

Язгы ау сезоны 6 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бәйле