Tele2 клиентлары онлайн рәвештә агач утырта алачак

-- Лейла

Tele2 операторы «Рус климат фонды» коммерцияле булмаган оешма белән берлектә агачлар утырту буенча экологик проектка старт бирә. Оператор клиентлары махсус сервислар ярдәмендә онлайн рәвештә урманнарны торгызуга һәм саклауга үз өлешләрен кертә алачак.

Социаль җаваплы оператор буларак, Теле2 үз клиентларына табигый ресурсларны саклау буенча барлык көчләрне берләштерергә тәкъдим итә һәм агач утырту проектын башлап җибәрә. Агачлар утырту эше янгыннан зыян күргән территорияләрдә, бөҗәк-корткычлар ашап бетергән һәм башка тискәре факторлар булган урманнарны торгызуга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирәчәк. Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме (МГЭИК) үз тикшеренүендә билгеләп үткәнчә, климатның тиз үзгәрүчәнлегендә төп рольне нәкъ менә урманнарны торгызу уйный да инде.

Tele2 клиентлары онлайн экоинициативада катнаша алачак, моның өчен бары тик digital-каналларның берсендә (мобиль кушымтада һәм шәхси кабинетта) «Агач утырту» хезмәтенә кушылу гына кирәк. Бер агачны утырту 100 сумга төшәчәк: бу суммага үсенте сатып алу һәм аны проект гамәлдә булган төбәкләрнең берсендә утыртуны оештыру керә. Шулай итеп, һәр клиент урманны торгызу чаралары кысаларында агач утырту урыны координаталары белән электрон сертификат ала алачак. Моннан тыш, оператор сайтында фотоотчет та урнаштырылачак.

Tele2 операторы «Рус климат фонды» коммерцияле булмаган оешма белән берлектә агачлар утырту эшен гамәлгә ашыра, әлеге экологик проектлар ярдәмендә Россиянең төрле төбәкләрендә зур мәйданнарда агачлар утыртылачак. «Русклиматфонд» командасы һәм волонтерлары Россиянең алты федераль округында: Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер округларында агачлар утыртачак.

Андрей Борзов, Tele2 мобиль операторының стратегик үсеше буенча директоры:

– Социаль юнәлешле Tele2 проектлары Positive change, ягъни система үзгәрешләрен башлау омтылышы белән берләштерелгән. Мондый проектлар безнең аудиториябезне, хәтта мобиль интернет белщн актив кулланмаган кешеләрне дә сокландыра. Агач утырту экологик проекты бу төшенчәгә туры килә – ул клиент өчен гади һәм аңлаешлы, санлы хезмәткә нигезләнгән һәм Теле2 клиентларының продукт чишелешләре аша экологик инициативаларда катнашу теләген тулаем хуплый.

Марианна Мунтяну, «»Русклиматфонд» президенты:

– Климат кризисы һәм нәтиҗәдә биологик төрлелекнең кимүе бөтен кешелек өчен җитди проблема. Эшсезлек катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлбәттә, глобаль дәрәҗәдә актив гамәлләр кирәк, әмма бу проблеманы хәл итүдә һәрберебезнең ролен киметергә бер дә кирәкми. Без Tele2 компаниясенә илебез урманнарын саклауга һәм торгызуга керткән өлешләре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бәйле