Җырчының Казандагы тамашасына хәрби махсус операция зонасыннан ялга кайткан Марат килгән. Аның әнисе Индира ханым һәм апасы Айгөл дә шул концертта булганнар. Аларны Марат соравы буенча сәхнәгә чакырганнар. Солдат шул рәвешле якын кешеләренә сюрприз ясаган.
– Марат, бар да яхшы булыр!
Исән-сау әйләнеп кайт! Теләсә-кайсы концертыма кил дә утыр! Без сиңа шатбыз!
Казан концертыбызда шундый җылы очрашу булды. Вещ еладык… Бөтен зал белән, — ди Илсөя Бәдретдинова.