Журналист, «Татмедиа» агентлыгы филиалы — НТР медиахолдингы хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында иң беренчеләрдән булып ир-атның хатыны Яна Енькова хәбәр иткән. Бу турыда Түбән Каманың “Татар LIFE” сайты яза.
Александр чакырылыш буенча армиядә хезмәт итмәгән, әмма Ватанны саклау өчен сафка басу һәркемнең намусы һәм бурычы дип санаган. Ул үз теләге белән Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт иткән.
Кыю ир-атның хезмәттәшләре аның турында талантлы тележурналист буларак сөйли.
Ул 2010 елда НТР телеканалында эшли башлый. Башта корреспондент, яңалыклар алып баручысы була, соңгы елларда программалар эшләү бүлеген җитәкли.
Өлешчә мобилизация игълан итүгә Александр: “Илебез халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Бармыйча калып булмый!” дип, үз позициясен белдерә.
Комаровның 6 февральдә хәбәрсез югалуы билгеле. Бары тик 3 айдан соң гына, 23 апрельдә, аның Угледар якларында һәлак булуы ачыклана.
Комаров, Комарик, Комар… Александрны ничек кенә атап йөртмиләр. Хезмәттәшләре аны балагур, приколист, шаян һәм шук буларак искә алалар. Якыннары өчен Александр батыр йөрәкле, кыю, чын патриот булып кала бирә.
Журналист Александр Комаровның барча якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, дип яза коллегалары.