Блогер Arslan Рөстәм Миңнехановка: «Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый»

-- Лейла

Быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә берничә тапкыр ут бетеп, аппаратура сүнде. Чара башында берничә минутка алып баручыларның микрофоны сүнде, аннары «Оммаж» төркеме җырлаганда кинәт музыка бетте. Акциянең махсус кунагы Arslanга да «эләкте».

Егет сәхнәгә чыгу белән, бөтен аппаратура сүнде. Раил югалып калмады һәм, кулына баян алып, татарның иң яраткан җырларын башкарды. Ул акциядә катнашучыларны «Уфтанма», «Салкын чәй», «Күбәләгем» җырлары белән сөендерде. Халык аңа дәррәү китереп кул чапты, кушылып җырлады.

Чарадан соң Раил Арсланов социаль челтәрдә Рөстәм Миңнехановка «бу хәлне болай гына калдырырга ярамый», — дип мөрәҗәгать иткән.

Arslan тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Раил Арсланов ил күләмендә танылган блогер, аның «Хижина музыканта» ютуб каналына 3 миллионга якын кеше язылган.

ТНВ

Бәйле