11 яшьлек җырчы Ралинә Ибраева «Голос.Балалар. Казахстан» («Qazaqstan Даусы. Балалар») проектында катнашкан.
Татарстаннан яшь җырчы Габдулла Тукай сүзләренә татар телендә «Туган тел» җырын башкарган.
Әйтергә кирәк, Ралинә алдагысы елны Мәскәүдә «Голос. Дети» конкурсында катнашкан иде. Ул җырчы Егор Крид төркемендә булды, тик финалга барып җитә алмады.
Афәрин, Ралинә! «Туган тел»не чын безнеңчә татарча моңлы итеп башкаруың өчен АФӘРИН!