Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов зур сөенече белән уртаклашты

-- Лейла

Аңа дәүләт бүләге тапшырганнар.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормышында зур сөенеч — аңа дәүләт бүләге тапшырылган. Башкаручыга «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концертында биргәннәр. Истәлекле мизгелләрен Ришат социаль челтәрендә дә күрсәткән.

Җырчыга бүләкне Татарстан рәисенең Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова тапшырган.

«Мин бик шат, Аллага шөкер!», — дип язып куйган артист. Ришатны чын күңелдән котлыйбыз!

ТНВ

Бәйле