Татарстанның төрле почмакларыннан дистәләрчә хәрби-контрактник Оренбург өлкәсендәге өйрәнү полигонына юл тоткан.
Алар берничә көн дәвамында хәрби өйрәнүләр узганнан соң хәрби бурычлар үтәүгә җибәреләчәк.
Ир-егетләрнең барысы да хәрби хезмәткә алынганчы медицина комиссиясе һәм әңгәмә “иләге” аша узган.
Казанда контрактникларны сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, үз язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләр бигрәк тә Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада күп булып чыккан.
Ир-егетләр хезмәт итү өчен элита гаскәрләрен – Хәрби-диңгез флотын һәм Һава-десант гаскәрләрен ешрак сайлый.
чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/pomozem-nasim-rebyatam-priblizit-pobedu-kontraktniki-iz-tatarstana-uexali-na-poligon-5904942