4 май Казанда Камал театрының кече залында «Татармультфильм» иҗат берләшмәсенең яңа проекты – Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына нигезләнгән татар телендә олылар өчен беренче тулы метражлы анимацион фильм премьерасына багышланган матбугат очрашуы узды.
– «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын булдыру – «Татармультфильм» берләшмәсенең күптәнге хыялы. Әле Туфан абый безнең баш мөхәррир булган вакытта ук җыена идек. Әмма анимацион фильм 2023 елда гына дөнья күрә, әлбәттә, моңар чиксез шатбыз», – диде «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.
– Яңгыраган җырлар анимацион фильм өчен махсус төшерелгән, дип искәртеп үтте, — “Татармультфильм” иҗат берләшмәсенең башкарма директоры Алсу Низамеева.
Анимацион фильмда Әлмәндәр картка 100 яшь, ул бүгенге яшәештә сурәтләнә. Фильмда позитив вакыйгалар белән берлектә җитди темалар да сакланган. Мәсәлән, Әлмәндәр картның сугышта катнашуы, аның яшь вакытын сурәтләү аша бирелә.
Әсәрдә татар мәдәнияте, татар халкына хас бизәкләр, төсләрне истә тотып эшләгәннәр.
“Татармульфильм” иҗат берләшмәсе киләчәктә әлеге фильмны дөньяга таныту йөзеннән урыс һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә итәргә планлаштыра.
Әлеге анимацион фильм гаилә белән карау өчен эшләнелгән, 10 май Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Әлдермештән Әлмәндәр кабат сәхнәгә кайтачак, ашыгыгыз, билетлар санаулы гына калган.