Казанда торып, аннары Дубайга яшәргә күчеп киткән блогерлар Илүсә белән Раушан тиздән әти-әни булачак.
– Һаман ышанып бетә алмыйм! Менструация циклы бозылды, күкрәкләрем авыртты, бәдрәфкә еш йөри башладым — бу йөкле булуымның беренче билгеләре иде! Мин, түзмәдем, дус кызларыма боларны сөйләдем. Шуннан соң машинада чүлдә йөрергә киттек. Әле бит аңа кадәр америка тауларында да йөргән идем. Йөкле икәнемне белмәдем дә…
Намазга мәчеткә кердек. Аннан алда, Раушаннан качырып кына, даруханәдән тест алып чыккан идем. Йөкле икәнемне дустым Лариса белән мәчет бәдрәфендә белдем.
Әле шунысы бар: тест ясаганда азан әйтә башладылар. Тестта ике сызык күргәч, хәтта ышанмадым! Хәзер дә ышанмыйм…
Безнең хыял иде бу! Без моны шундый көттек! — дип уртаклаша блогер Илүсә.