Блогер Диана Сәфәрова һәлак булган урыннан фото бар

-- Лейла

9 майда төндә Башкортстанның Чишмә район үзәгендәге авариядә популяр блогер, 3 бала әнисе Диана Сәфәрова һәлак булды.

Авылына кайтып барганда Диананың машинасын бәрдергәннәр.

Диана Сәфәрова Чишмәдә яшәгән, 3 бала – ике игезәк малай Сәлмән белән Сәидне һәм олы кызы Аишәне ялгызы тәрбияләгән. Аның блогына 80 меңнән артык кеше язылган.

Әйтергә кирәк, Диана – Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның туганы. Җырчы:

– Туганым, кайтып йөрмә дип әйттем бит!.. Урыннарың җәннәттә булсын! Ә гаепле кешегә – тәмугта янарга! Диана, туганым! Нәселебезнең кояшы идең син…Синең кебек көчле кешене бүтән очратканым булмады! Син тормышны бик яраттың, туганнарың өчен әллә нәрсәләр дә эшләргә әзер идең… Моның белән алга таба ничек яшәргә соң?! – дип язган.

Бәйле