«Һәрберегезгә рәхмәт!»

Олимпия чемпионы Роман Костомаров дәваханәгә кергәннән соң беренче тапкыр пост язган һәм фотосын куйган. Ничегрәк күренә?

«Минем өчен борчылган, минем өчен дога кылган, өлешемә төшкән бу катлаулы хәлдән чыгуыма ышанган һәркемгә рәхмәт», — дип язган ул.

Спортчы алда әле катлаулы юл булуын, әмма ул барлык авырлыкларны якыннары һәм табиблар ярдәмендә җиңәргә өметләнүен өстәгән.

Исегезгә төшерәбез, Костомаров гыйнварда пневмония белән хастаханәгә эләккән иде. Аның хәле начарланып, некроз һәм сепсис аркасында аяк табаннарын ампутацияләделәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-09/rberegezg-r-hm-t-3250890

Бәйле