Башкортстанда Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаттылар: балалары елый да елый [видеолар]

-- Лейла

Блогерның якыннарының кайгысын уртаклашырга күптән түгел генә авариядә кызын югалткан, блогер Гүзәл Хөснетдинованың әнисе Фәридә ханым да килгән.

– Нәрсә генә дә әйтеп булмый… Түземлек! Кызым Лилия һәлак булгач оныгым, 10 яшьлек Ләтифәгә бу турыда әйтүе иң авыры булды. Ләтифәдән: «Әниең үлде» дигәч, «Ниләр кичердең?» дип тә сорадым. Диана апасының һәлак булуын әйттем. «Аишә аңлар, аңа бит 8 яшь. Ә менә кечкенәләр белмәячәкләр әле» дип җавап кайтарды. Балаларга әйтергә. Әмма саклык белән, — дип үз кичерешләрен сөйләгән Фәридә ханым.

Диананың балалары бүгенгә хәтле бу куркыныч хәбәрне белмәгән әле.

Танылган блогерны Башкортстанның Чишмә районы Чишмә авылында җирләделәр. Соңгы юлга озатырга барган Фәридә ханым:

– Балаларына әниләре юклыгын әйттеләр. Елыйлар инде… Аишә үзен кулга алмакчы була, әмма… Авыр! Бик авыр, – дип сөйләгән.

Бәйле