Беренчел фаразлар буенча, ут сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.
10 майда төнлә Норлат районының Каракүл авылында көчле янгын чыккан. Шәхси йортта яшәүче 72 яшьлек ир-ат янып үлә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коткаручылар килгәндә, өй хуҗасы күп төрле җәрәхәтләр белән ишегалдында яткан. Аны фаҗиганең шаһитлары күреп ала. Тик ир-атның гомерен саклап калып булмый. Янгын барлыгы 40 квадрат метр мәйданны биләп ала.
Ут сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан дигән фаразлар бар.