Яшел Үзән районында Сабан туенда тәкә урманга качкан

-- Лейла

Туй — тавыш чыгудан башка булмаган кебек, Сабан бәйрәме дә кызыклы хәлләрдән башка узып китә алмый. Быел Яшел Үзәндәге Олы Клүчәдәгесе бигрәк тә гаҗәпләндерде: анда төп бүләккә дип әзерләп куелган сарык урманга йөгереп качкан.

Олы Клүчәдә, гадәттәгечә, абсолют батыр һәм авыл хуҗалыры хезмәтчәннәрен данладылар. Монда яшәүчеләр бәйрәмне ел да көтеп ала. Бу юлы 1 200 кеше мәйданга килгән.

Иң күп халык, әлбәттә, көрәшчеләрне карарга дип җыелган иде. Мәйдан янында җиңүче батырны төп бүләк — 16 килограмм авырлыктагы сарык та көтеп торган. Ни хикмәт: бәйрәм чаралары башланганчы ук, ул, куып кертелгән урынын җимереп, юк булган. Авыл халкы «бүләкне» җыйнаулашып эзләгән. Һәм тапканнар да. Сарык иректә — үз җаена урманда йөргән.

Көрәштә җиңү яулаган баһадир — Гадел Вәлишин кадерле бүләкне яулап алгач, аның иреген «кысмаска» вәгъдә итте. Сарык батырның каралты-курасында, тынычлыкта яшәячәк, дип белдерде ул.

ТНВ

Бәйле