Шушы көннәрдә хореограф Даниил Глейхенгауз белән “Беренче канал” корреспонденты Ольга Паутованың туйлары булып узды. Тантаналы мәҗлестә атаклы фигуралы шуучылар Алинә Заһитова һәм Анна Щербакова да булган.
Алинә исә кәләшнең чәчәк бәйләмен тоткан. Хәтта тотарга “ашкынып ук” торган. Бәлки бик тиздән Алинә Заһитова үзенең серен чишәр һәм без яшь кызның сөйгән ярын күрә дә алырбыз.