Балтач районы Чутай авылы Сабан туенда Илсөя апабыз чыгыш ясаган. Биредә үзенә Кукмара районы Вахит авылыннан бер абзый капчык белән урман чикләвеге бүләк иткән. Икенче тапкыр шулай бирә икән инде.
– Сарымсак сыта торган нәрсә белән чиертеп ашыйм мин аны. Ә, гомумән, мине ашаткан кешеләрне онытмыйм, — ди җырчы.
– Мин дә онытмыйм! Йоклаганда да күз алдымда бит сез, — дип көлдерә абый.