Татарстанның халык артисты вафат булган

-- Лейла

Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш дирижёры, композитор Рәшит Мостафин вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу хакта ансамбльнең Вконтакте төркемендә билгеле булды.

Рәшит Мостафин атаклы музыкант иде. Ул татар халык моңын танытучы, җырларга фантазияләр иҗат итүче мәшһүр композитор буларак истә калачак.

ТНВ

Бәйле