Әниләре бала тудыру йортында вакытта 5 балалы гаиләнең йорты янган

-- Лейла

МЧС мәгълүматлары буенча, янгын чыккан көнне ана яңа туган баласы белән дәваханәдә яткан. Әтиләре балаларның берсе белән алар янына киткән. Өйдә тагын өч сабый калган.

Берсе табада йомырка пешерергә җыенган. Газны кабызып, май салган һәм терлекләрне карарга чыккан. Кергәндә барысы да ут эчендә булган. Балаларның берсе дә зыян күрмәгән. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Әхмәт авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы көчләре һәм чаралары чыга. Янгын сүндерелгән. Гаилә вакытлыча туганнарында яшәячәк, дип яза Кызыл таң.

Бәйле