Татарстанда бер балыкчы 104 килограммлы җәен балыгын тоткан

-- Лейла

Чистай районында, Чулман елгасында балык тоткан ир-ат, чынлап та, көнен уңышлы һәм нәтиҗәле уздырган: ул 104 килограмм авырлыктагы җәен балыгын тоткан!

Балыкчы үзе тумышы белән Балтач районыннан. Якташларына сокланып, бу хәл турында районның «Хезмәт» газетасы яза.

Оста куллы балыкчының исеме Булат Хәйруллин икән. Ул Шубан авылында гомер кичерә.

ТНВ

Бәйле