Саклау вакыты чыккан даруларны җыя башларга мөмкиннәр

-- Лейла

Россиядә саклау вакыты чыккан даруларны һәм дару савыты-капларын: блистерлар, буш дару шешәләре, кулланылган шприцларны җыю системасы пәйда булырга мөмкин. Экология операторы Сәламәтлек саклау, Табигать ресурслары һәм экология министрлыкларына, Роспотребнадзорга шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “Известия”.

Тәкъдим авторлары фикеренчә, хастаханәләр, сырхауханә һәм даруханәләргә саклау вакыты чыккан дарулар, кап-савытлар җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырырга кирәк. Шуннан соң аларны эшкәртүгә озатып булачак. Россия Экология операторында билгеләп үтелгәнчә, моның өчен мөмкинлекләр бар. Тәкъдимне тормышка ашыру өчен санитария кагыйдәләренә үзгәрешләр генә кертергә кирәк.

“Известия” искә төшереп үткәнчә, Россиядә яраксызга чыккан дарулар, шулай ук бушап калган шешә-блистерларны махсус җыю оештырылмаган әле. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохиткә җитди зыян китерелә. Препаратларның таркалмый торган матдәләре тирә-юньне агуларга мөмкин.

Ватаным Татарстан

Бәйле