«Ирем ташлап чыгып китте»

«Үзе кызык, үзе кызганыч бу хәлне ничек кабул итәргә? Туганнар алдында оят…»

«Гаиләмдә булган хәлләр, бер яктан көлке булса, икенче яктан дуслар, туганнар алдында бик оят.
Ирем белән матур гына гомер иттек. Ике баланы аякка бастырдык. Хәзер инде без 50нең теге ягында, олыгаябыз. Ләкин ярты ел элек ирем аерылышырга теләвен әйтте.
Башта ышанмадым. Ничек инде, гомерлеккә бергә булырга вәгъдә биргән яраткан кешем мине ташлап китә? Иң кызыгы алда булган икән. Ирем дус кызымның кызы белән яши башлады! Бу хәбәр барыбызны да аяктан екты. Ул балага 19 гына яшь бит әле!
Дус кызым белән сөйләшмим, күңелем катты. Ул да кызы белән аралашмый икән. Ә бит ул бала безнең күз алдына үсте. Әти-әнисе аңа бәхетле киләчәк теләгәндер, чәчәктәй гомерен карт иргә багышлар дип бер дә уйламагандыр. Аларның да хәлен аңлыйм…
Ирем фатирны миңа калдырып чыгып китте. Хәзер бөтен акчасын яшь кызга туздыра. Бигрәк бер катлы инде ирем, ул кызга аның акчасы гына кирәк шул. Акчасы беткәч, иремне шундук ташлап китәчәк…».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-29/irem-tashlap-chygyp-kitte-3320652

Бәйле